“Кояшкай“ балалар бакчасы берәр чара үткәрә калса, нинди дә булса “мөгез“ чыгармыйча калмый. Куштырнаклар эчендәге сүзне яхшы мәгънәдәге сүз буларак кабул итәргә кирәк.
Узган пәнҗешәмбе көнне әлеге һәм композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе коллективлары җаваплылыгындагы оешма-предприятиеләр тарафыннан әзерләнгән чираттагы спектакльне тамаша кылырга килүчеләрне район мәдәният йорты ишек төбендә үк Кыш бабай каршы алды. Ә инде эчкә узгач, сул якта куелган өстәлләр янына сине чәй эчәргә, төрле тәм-томнардан авыз итәргә үтереп мактагач, ничек инде “хуҗабикә“, бакча мөдире Татьяна Сурмаваны үпкәләтәсең. Фойедагы сәнгать мәктәбе педагоглары, балалары тудырган могҗизалы күргәзмәне дә карамыйча түзеп булмый. Кыскасы, тамашачы залга узганчы ук үзгә бер энергия алырга өлгерде.
Бу көнне тамашачы хөкеменә Флорид Буляковның “Выходили бабки замуж“ исемле лирик комедиясе тәкъдим ителде. Аны сәхнәләштерүчеләр төп әсәргә үзгәрешләр дә керткәннәр. Пьесадагы вакыйгалар картлар йортындагы гомер кичерүче дүрт ахири карчык белән бәйле. Аларның һәрберсенең күп авырлыкларны башларыннан кичергән үз язмышлары. Яшьләре олыгайса да, бу аларның холыкларын да, тормышларын да, якты киләчәккә ышанычларны да үзгәртә алмый. Күңелләрен күрү өчен, махсус концерт бригадасы алар алдында чыгыш ясый. Шунысы игътибарга лаек, тамашаны алып бару да, чыгышлар да күпчелекне совет чорларына кайтармый калмагандыр. Агитбригада җырчылары (аларның барысы да сәнгать мәктәбе укытучылары), алып баручы (мәктәп директоры Ольга Хәсәнова), торбачы, баянчылар ролен башкарган сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре Вәсим Әхмәтшин, Рәүф Фатыйхов һәм Рөстәм Гыйниятов пьесаның йөзен бозмадылар дип ышанып әйтергә була (чынлыкта исә, әсәрдә концерт бригадасы чыгыш юк. –АВТ.). Гадәттә җитди кыяфәтле Вәсим Әхмәтшин менә дигән актер да икән бит. Аның героеның өлкән яшьтәге “дама“ларга күрсәткән галантлыгы, игътибарлылыгы бүген күпчелек ир-атларда булсын иде әле ул. Комедиянең бер өлешендә саф татар телендәге (пьеса рус телендә язылган) өлеш тә уңышлы “ялганган“ дияргә була.
Кыскасы, балалар бакчасы мөдире Татьяна Сурмава, хезмәткәрләр Ирина Осинина, Надежда Трескина, Вера Задорожная, сәнгать мәктәбеннән Халидә Вәлиуллина, Лилия Сабирова, район мәгариф бүлегеннән Салих Садыйков үз геройлары образлары аша тормышыбызның чынбарлык картинасын ачып салырга тырыштылар һәм бу аларның барып чыкты дип уйлыйм.