ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Быел каптиаль ремонт программасына кергән Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен иганәчеләр дә читләтеп узмый. “НАСКО” иминият комапаниясе җитәкчесе Наил Һадиев әлеге белем бирү учреждениесенә 100 мең сумлык чаңгылар комплекты бүләк иткән.

Талантлы мамадышлылар җирле телевидениенең “Шөһрәт минуты“ тапшыруында катнашып җиңсәләр, 30 мең сум акча ота алалар. Мамадышның билгесез булып калырга теләгән бер юмарт кешесе телепроекттагы 5 мең сум приз фондына тагын 25 мең сум акча өстәде. 

Фаразлар буенча быелгы җәйге уңдырышсызлык ягыннан 2010нчы елгы сезонны куып җитәргә мөмкин.
Районыбызның агросәнәгать тармагына караучы оешмаларына һәм фермерлык хуҗалыкларына алдагы кышлату чоры өчен якынча 18645 тонна печән әзерләргә кирәк. 
Авыл халкы, җитәкчеләр күңеленә һаман шом өстәп, кояш үзәкләрне өтәрдәй булып кыздыра. Чирәмнәр саргая. Быел тагын печән проблемасы алга чыкмагае.

6
июнь, 2014 ел
җомга
Сабантуена яулык җыю милли бәйрәмнең аерылгысыз һәм кереш өлеше булып тора. 

Бүген район башлыгы Анатолий Иванов балаларга Сабантуй бүләген тапшырды.

Казан шәһәре милли мәдәни үзәгендә узган Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегенең II корылтае утырышы бетеп өйлә намазы укылып төшке ашка тәнәфестән соң тагын да күңелле вакыйга - Җөмһүриятебезнең төрле төбәкләреннән үз осталыкларын күрсәтергә җыелган мөслимәләребезнең “Ел мөслимәсе“ бәйгесендә катнашуларын тамаша кылу булды. 
Казан шәһәре Милли мәдәни үзәгендә Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республика күләм корылтае булып узды. 
ТР МДНнең дини  һөнәри мөселман мәгарифе учрежденияләре уку-укыту - методик берләшмәсенең эш төркеме киңәшмәсендә районыбыздан мәдрәсә директоры Габдрахман Хәбибуллин дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International