Сабантуе бәйрәменә яулык җыйдылар

2014 елның 6 июне, җомга

Сабантуена яулык җыю милли бәйрәмнең аерылгысыз һәм кереш өлеше булып тора. Кичә әлеге чараны шәһәр күләмендә үткәрделәр. Эш көне тәмамланганнан соң, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре 3 төркемгә бүленеп, милли костюмнардан Мамадыш урамнарына чыкты. Алар гармунга кушылып җырлар башкарды, халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

“Яулык җыюны милли гореф–гадәтләрне саклап башкарабыз. Ел саен аңа яңа төсмерләр өстибез. Күбесе безне ачык йөз белән каршы ала. Рәхмәт әйтеп, бүләкләрне кабул итеп алабыз”,– ди яулык җыюда катнашучылар.

Милли бәйрәмебез Сабантуе районның кайбер авылларында инде бүген үк башлана. Иртәгә төп бәйрәм чаралары шәһәр стадион–ипподромында узачак. Ул иртәнге 9да традицион төстә ат чабышлары белән башланып китә. Сабантуйның тантаналы ачылышы иртәнге 10га билгеләнгән. Биредә кыр батырларын, алдынгы хезмәтчәннәрне хөрмәтләячәкләр. Бәйрәм кунаклары өчен быел парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары да көтелә. Халык уеннары, спорт ярышлары, милли көрәш һәм концерт программасын тамаша кылырга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International