Быел каптиаль ремонт программасына кергән Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен иганәчеләр дә читләтеп узмый.

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Быел каптиаль ремонт программасына кергән Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен иганәчеләр дә читләтеп узмый. “НАСКО” иминият комапаниясе җитәкчесе Наил Һадиев әлеге белем бирү учреждениесенә 100 мең сумлык чаңгылар комплекты бүләк иткән. Авылдашлары, “ТАЛ“ сәнәгать-җитештерү фирмасы“ җаваплылыгы чикләнгән җаваплылык җәмгыяте директоры Дамир Ганиев мәктәпкә төрле баннерлар, күрсәткеч такталар ясаткан. Аның тырышлыгы белән фойеда мәктәпкә керүчеләрне ике шахмат өстәле, дүрт кәнәфи каршы алачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International