Муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның район халкына мөрәҗәгате!

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Фаразлар буенча быелгы җәйге уңдырышсызлык ягыннан 2010нчы елгы сезонны куып җитәргә мөмкин. Метеомәгълүматлардан көн саен пошаманлы хәбәрләр ишетәбез: хәзерге вакытта җылылык уртача климат нормасындагы 16,5 градустан биш граудска югарырак. Һава торышы факторларының уңайсыз шартларыныңһаваның югары температурасы, түбән дымлылык һәм корылыкның бергә туры килүләре һава торышын чүл һәм ярымчүлләрнекенә охшаш иттерә. Әйе, бездә җиңел, җавапсыз караш булмасын өчен мин турысын әйтәм: 2010нчы елгы корылыкны җиңдек, быелгы эсселеккә дә түзәрбез, кибетләрдә икмәк белән ашамлыклар, шулай ук сөт белән ит бетмәячәк, бәрәңгене чит илдән сатып алырбыз, печәнне Киров өлкәсеннән алып киләчәкләр.

Хәл шулкадәр җитди, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов карары нигезендә агымдагы елның 6нчы июненнән махсус карар чыгарганчыгача җөмһүриятебездә гадәттән тыш хәл игълан ителде һәм янгынга каршы режим урнаштырылды. Президент белдергәнчә, быел да 2010нчы елда күрелгән чараларны кабул итәргә кирәк. Икътисадый зыяннар турында әйтергә иртәрәк булса да, терлекчелектә азыкларны максималь күләмдә әзерләү бурычы бүген аеруча кискен тора. Корылыклы 2010нчы елда һәм алга таба да район муниципалитеты терлек азыкларын Киров өлкәсендә әзерләде. Кирәкле күләм белән тәэмин ителеш булды, җәмәгать һәм шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш саны сакланды. Дәүләт тә субсидияләр белән ярдәм итте. Бүгенге аномаль кызулык күрше төбәкләрне – Удмуртия, Чувашия, Киров һәм Оренбург өлкәләрен дә эләктерү сәбәпле, аларның ярдәмнәренә ышануы кыенрак. Бары тик үз көчебезгә генә таянырга кала. Нинди милектә булуына карамастан, теләсә кайсы кече һәм зур оешма, предприятие өчен яфрак азык әзерләүдә катнашу намуслылык эше булып санала. Әлеге чакыру безнең имин һәм тук иртәгәбез өчен фидакарьләрчә көрәшкә өндәү булып яңгырасын. Җәйнең бер көне елны туйдыра дигән хикмәтле сүзнең мәгънәсен без менә кайчан бөтен асылы белән аңлыйбыз. Олысы да, кечесе дә витаминлы азык һәм печән әзерләүгә үзенең лаеклы өлешен кертергә тиеш. Әлеге катлаулы хәлдән барыбыз бергә берләшеп кенә чыга алабыз.

Күрсәтмә нигезендә, муниципаль районыбызда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелә. “Урманчылык“ дәүләт бюджет учреждениесе  урман янгыннарын кисәтү өчен махсус профилактик чаралар күрә, аларны үтәү системалы контрольдә тора. Мамадыш муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төзлек идарәсе авыл хуҗалыгы формированиеләренең ирекле янгын сүндерүчеләренең тәүлек буе кизү торуын оештыра. Район эчке эшләр бүлеге әлеге чорда гражданнарның урманнарга керүен чикләү өчен патруль тора. Торак-коммуналь хуҗалыгының Татарстан Республикасының  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр белән бәйләнештә, коммуналь системаларның аварияләрсез эшләве өчен шартлар тудыруы зарур.

Гадәттән тыш режим аерым күрсәтмәләргә кадәр хәрәкәттә булачак. Бергә булсак, теләсә нинди авырлыкларны җиңәрбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International