Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Ходай биргән байлык
2014 елның 10 июне, сишәмбе
Авыл халкы, җитәкчеләр күңеленә һаман шом өстәп, кояш үзәкләрне өтәрдәй булып кыздыра. Чирәмнәр саргая. Быел тагын печән проблемасы алга чыкмагае.
Күрше-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә дә шушындый корылык башланган, диләр. Быел Киров өлкәсендә дә яңгыр яумый икән. 2010нчы елны анда барып печән әзерли алган идек. Быел андый мөмкинлек тә булмаска мөмкин. Районда халыкка гына да малын кыш нормаль асрап чыгу өчен 10 мең тонна печән кирәк. Шуңа күрә, булган үләннәр бөтенләй кибеп беткәнче ерганак читләрен чабып алган кеше отачак быел. Районыбызда 8400 гектар чамасы болынлыклар да бар. Аларның бер өлеше су баса торган. Быел ГЭСта суны күтәргәч, ул болынлыкларыбызга керде һәм сугарды. Печәннәрен вакытында чабып алуны гына оештырырга кирәк. “Омар“ агрофирмасы былтыр Анзиркадагы болыннарын, уртакка печән әзерләү өчен, авыл җирлекләренә биргән иде. Быел “Омар“ның инвесторы күбрәк тә бүләргә вәгъдә иткән. Соколка каршындагы болыннарны да соңгы елларда авыл җирлекләре оештырган бригадалар чабып ала. Быел да болыннардагы печәннәрне түкми-чәчми чабып алу бурычын куйды районыбыз җитәкчелеге. Берсут каршындагы болынлыкларга “Берсут“ агрофирмасының һәм Урманчы җирлегенең бригадалары чыга. Алар печәнне шул төбәк халкына сату өчен әзерлиләр. “Азык-төлек корпорациясе“ дә болыннарыннан шактый гына печән кайтара. Болыннар – безгә Ходай бүләге. Алардан файдаланмау – олы гонаһ булыр иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов сүзләренә караганда, болын печәненең туклыклыгы күпьеллыкларныкыннан бер дә ким түгел. Моннан чирек гасыр элек кенә әле һәр хуҗалык механикалаштырылган бригадалар оештырып атналар буе болында печән әзерли торган иде. Талларын чабып тормагач, кайбер аланлыкларны агачлар да басып китте. Аларны әле чистартырга була, теләк кенә кирәк.
Яке, Урта Кирмән, тагын бер ничә авыл җирлеге Дегетле басуларын чаба башладылар. Җирләреннән файдаланган өчен, колониягә дә өлеш чыгаралар. Халык та печәнле була.
Быел Вандовка ягында, авыл җирлекләре халыкка печән әзерләсен өчен, 400 гектар күпьеллыклар чәчеләчәк. “Передовик“ тракторлары ул басуларны сукалый башладылар инде. Орлыгы да Уразбахтыга кайтарылган. Быел җәйге чәчү үткәрсәләр, киләсе елда печән әзерли башларга мөмкин булачак.
“Нократ“ агрофирмасының бер генә елны да Нократ болыннарын чапмыйча калганы юк.
–Егерменче июньнән дә соңга калмыйча болынга төшәбез. Алты роторлы чапкычыбыз, өч данә “КПР“ агрегатыбыз бар. Барысын да эшкә җигәчәкбез, – ди агрофирманың баш агрономы Шаһинур Сәләхиев.
Элекке елларда авылларда ерганак читләрендә һәр кешенең чаба торган урыны бар иде. Печәнне басуда әзерләп капка төпләренә китереп бирә башлагач, күбесе аларны онытты. Быел ул урыннар да печән әзерләү өчен ярап куячак. Тизрәк өлгерергә генә кирәк.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз