Бүген район башлыгы Анатолий Иванов балаларга Сабантуй бүләген тапшырды

2014 елның 6 июне, җомга

Мондый бәхет “Миләшкәй” мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләргә елмая.

Балалар бакчалары коллективлары да милли бәйрәмебез Сабантуе алдыннан яулык җыю йоласын онытмый. “Миләшкәй” мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә тәрбияләнүчеләр бүген муниципалитет бинасына килде. Милли киемнәрдән, кулларына чигүле сөлгеләр, яулыклар бәйләнгән колгалар тоткан сабыйларны район башлыгы Анатолий Иванов, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре каршы алды. Кечкенәләр абый–апаларына Сабантуйга багышлап әзерләнгән чыгышларны бүләк иттеләр.

Балаларга җавап итеп, Анатолий Иванов яшь буынны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшырды һәм иртәгә, 7нче июнь көнне шәһәр стадион–ипподромында үтәчәк төп бәйрәмгә чакырып калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International