Талантлы мамадышлылар җирле телевидениенең “Шөһрәт минуты“ тапшыруында катнашып җиңсәләр, 30 мең сум акча ота алалар. Мамадышның билгесез булып калырга теләгән бер юмарт кешесе телепроекттагы 5 мең сум приз фондына тагын 25 мең сум акча өстәде.
Тапшыру көзгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә анда дүрт кеше катнаша. Үзегезгә ошаган кандидатлар турында видеосюжетка тавыш бирү зарур. Жюри виртуаль тавыш тамашачыларның фикерләрен исәпкә алачак. Җиңүче 4647 номерына килгән смслар нигезендә билгеләнәчәк. Моның өчен код сүзе “НД“ны җыярга, буш урын калдырырга һәм үзегезгә ошаган катнашучының исем-фамилиясен язарга. Мәсәлән: НД Иван Петров.
Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен телефон:3-17-65, 3-15-01.