13 августа Шәмәк авылында чишмә ачу тантанасы булды . Авлыбызның уңган егете Галиев Илһам Исламович үз көче белән бу чишмәне төзекләндерде.
8 июль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган язылышу узды. Шушы матур көнне Мамадыш районыбызның яшь парлары Иванов Алексей белән Сафина Илгизә һәм Новиков Алексей белән Куттусова Илгизә үзләренең язмышларын бәйләргә булдылар. Бу яшь парлар адашлар булып чыктылар. ГХАТ бүлеге өчен бу сирәк була торган хәл.
“Көзен чәчсәң, көлгә чәч,“–диләр. Июль аендагы яңгырлар быел туфракны дымга шактый баетты. Ай дәвамында районда барысы 122 миллиметр явым-төшем булган. Бу – ике норма. Димәк, көзге чәчү өчен Табигать-ана үзе идеаль шартлар тудырган.
Быел район буенча уҗым культураларын 13714 гектарда чәчү планлаштырыла. 10нчы авгуска 2598 гектар чәчелде инде.