13 августа Шәмәк авылында чишмә ачу тантанасы булды . Авлыбызның уңган егете Галиев Илһам Исламович үз көче белән бу чишмәне төзекләндерде. Авыл халкы бердәм бу чишмәнең исемен “Илһам чишмәсе” дип атады. Авыл активы бу көндә зур бәйрәм оештырды. Чишмә буена авылның олысы да кечесе дә җыелды, хәтта башка авыллардан да килделәр.Бәйрәмне авылыбыз имам хатибы азан әйтеп башлап җибәрде.Илһам чишмәсенең 3 улагыннан шарлап су агып торды 3 самавырда гөрләп чәй кайнап торды, зур табында авылыбызның уңган киленнәре, кызлары пешергән коймаклар, кабартмалар, һәм башка тәм томнар белән тәмнәп мәтрүшкәле чәйләр әзерләнде. Район мәдәният булегеннән яраткан артисларыбыз һәм авылыбыз үзешчәннәре бик матур концерт күрсәттеләр. Шулай ук авыл җыены да шушында үтте. Халык бик матур итеп күңел ачты.