Сәйдәш әтисенә туган көн бүләге

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
2015 нче елның 16 нчы августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә атасының туган көнендә туган сабыйны теркәделәр.
Сабыйларның беренче докуменларын алырга гаилә башлыгы Дамир Сәдриев үзенең зур гаиләсе белән килде. Яшь әти 30 яшендә өч бала атасы булу сөенечен яшерә алмады. Ата-ана озак вакыт уйлаганнан сон яңа туган сабыйга Сәйдәш исеме бирергә булалар. Гарәп теленнән алганда ул җитәкче, хаким, хөкемдар, хуҗа, әмер бирүче, боеручы, падишаһны аңлата.
         ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь атаны гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә улларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды. Кеше ГХАТ бүлеге начальнигы кулыннан чәчәкләр алды.



      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International