“Көзен чәчсәң, көлгә чәч,“–диләр. Июль аендагы яңгырлар быел туфракны дымга шактый баетты. Ай дәвамында районда барысы 122 миллиметр явым-төшем булган. Бу – ике норма. Димәк, көзге чәчү өчен Табигать-ана үзе идеаль шартлар тудырган.
–Узган елгыга караганда быел көзге чәчүгә җир әзерләү яхшырак. Фермерлар да шактый әзерләп куйдылар,–диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов шимбә көнне хуҗалыклар җитәкчеләре белән “Шакирҗанова“ хуҗалыгында үткәрелгән семинарда.
–Элек арышны 5нче августтан чәчә башларга киңәш итәләр иде. Табигать җылынгач, 10ысыннан тәкъдим итәләр. Егерме-егерме биш көн әйбәт һава булачак. Шушы вакыт эчендә уракны да, көзге чәчүне дә төгәлләргә кирәк. Былтыр октябрьнең 12ләреннән кисәк салкынайтып җибәрде. Уҗымнарның үсеше тукталды. Июль яңгырлы булса да, туфрак коры. Арыш һәм бодай тишелеп чыксын өчен алар авырлыгыннан биш тапкыр күбрәк дым кирәк. Чәчүне тизрәк башлагыз, егетләр,–дип, үз киңәшләрен Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов та бирде. Орлыкларны авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы нинди препаратлар белән эшкәртергә кирәген, арыш, тритикале һәм көзге бодай орлыкларын кайсы хуҗалыклардан алырга мөмкин булуын да сөйләде ул.
Галимнәр һәм белгечләр көзге чәчүне күчмә фонд белән үткәрү уңыш алуны гектардан 4-5 центнерга күтәрергә мөмкинлек бирүен әйтәләр. Районда быел күчмә фонд 970 тонна калган. Ул “Трудовик“, “Тәкәнеш“, “АПК “Азык-төлек программасы“, “Азык-төлек корпорациясе“, “Передовик“ хуҗалыкларында бар.
“Шакирҗанова“ крестьян-фермер хуҗалыгы көзге чәчү өчен 210 гектар пар җире калдырган. Җәй аны сукалаганнар, тырмалаганнар. Басу нык кына сарут белән чүпләнгән булган. Тамырлары, культивацияләгәннән соң, укмашып җир өстенә калыкканнар. Арташ авылы өстендәге әлеге басуларында көзге чәчүнең тулы комплексы эшли иде. Марат Мөхәммәтшин белән Гыйлемдар Хәсәнов алдан культивацияләп баралар. Айдар Даһретдинов агрегаты чәчә. Насыйх Шаһивәлиев катоклый.
–Орлыкны авыруларга каршы “Стингер“ һәм “Парашют“ препаратлары белән агулап чыгарабыз. Гектарга җитмешәр килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән чәчәбез,–ди баш агроном Рөстәм Галиев.
–Урта Кирмән ягында да иске күпьеллыкларны суклап куйдык. Быел уҗым культураларын өч йөз гектар чәчәчәкбез. Бәлки артыграк та булыр,–диде хуҗалык җитәкчесе Газизҗан Шакирҗанов.
Арышларын суктырып бетергәннәр иде инде алар. Комбайннары Катмышка барып фермерларга булышып кайтырга да өлгергәннәр. Семинар көнне козлятник суктыралар иде.
Семинарда ашлыкны сатып алу бәяләренең күтәрелүе, 3нче класслы бодайга хөкүмәт 2, 4нче класслысына 1,5 сум субсидия бирәчәге турында да сүз булды.
–Быел туңга сөрүне бетерергә тырышыйк әле. Моңа бөтенебезнең мөмкинлеге бар. Туңга сөрүне бетрсәк, яз көне туфрак эшкәрткәндә җиңелрәк була,–диде семинарда катнашкан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.
Мондый семинарлар, җитәкчеләргә һәм белгечләргә хуҗалык эшләренең тәртипләрен аңлату, аларны яңалыклар белән таныштыру өчен кирәк булса да, беребез дә: “Миңа авыл-хуҗалыгы кагылмый,“ – дип әйтә алмый. Илнең азык-төлек бәйсезлеге, табыннарыбыз муллыгы басуларыбызда үскән игеннәрдән күпме уңыш алынуына, фермаларыбызда күпме сөт һәм ит җитештерелүгә турыдан-туры бәйләнгән. Ә игеннәр һәм терлекчелек продукцияләре булсын өчен технологик таләпләрнең үтәлүе кирәк.