Гадәти булмаган язылышу

2015 елның 11 августы, сишәмбе

8 июль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган язылышу узды. Шушы матур көнне Мамадыш районыбызның яшь парлары Иванов Алексей белән Сафина Илгизә һәм Новиков Алексей белән Куттусова Илгизә үзләренең язмышларын бәйләргә булдылар. Бу яшь парлар адашлар булып чыктылар. ГХАТ бүлеге өчен бу сирәк була торган хәл.

     Без бу бәхетне уртаклашабыз;  Ивановлар һәм Новиковларларның яшь гаиләләренә бәхет , мәхаббәт , бер-берсен аңлап яшәүләрен һәм киләчәктә бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып баруларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International