Кичә районның муниципалитет бинасында шәһәр көненең әзерлегенә багышланган беренче киңәшмә узды. Биредә бәйрәм мәйданчыклары өчен җаваплы булган шәһәрнең төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
29нчы август көненә планлаштырылган чаралар Җиңү паркында, Совет, Муса Җәлил урамнарында һәм Нократ яр буенда үтәчәк. Хәзергә шәһәр көненең тантаналы ачылышы 18:00 сәгатьтә булачагы билгеле. Әлеге вакытка кадәр дә якташларыбыз һәм район кунаклары өчен бай программа каралаган. Мәктәп коллективлары әзерләгән ярминкә, төрле күргәзмәләр, “Мамадышның Мини мисс-2015” бәйгесе, балыкчы почмагы, әдәби кафе, балалар мәйданчыгы һәм башкалар бәйрәм программасына кергән инде.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сүзләренә караганда, шәһәр көне берничә ел рәттән иң югары дәрәҗәдә уздырыла. Шуңа күрә, быел да сынатмаска кирәк.