Мамадыш мәктәпләре янәдән кунаклар көтә.

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
25 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион рәвештә узучы август киңәшмәсе була. Биредә белем бирү учрежденияләренең ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясала һәм алга планнар төзелә. 
Әлеге киңәшмәгә кадәр район башлыгы Анатолий Иванов мәктәп җитәкчеләре белән берлектә кыр һәм мәктәпъяны участокларын карап чыгарга ниятли. Алар барышында делегация мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерәчәк, республиканың капиталь төзекләндерү программасына кергән объектларда башкарылган эш нәтиҗәсе белән танышачак. Мәктәпләрне тикшерү август аеның икенче яртысына планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International