ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Ачкыч,баш киеме, барсетка, шарф, кулчатыр- болар барысы да хәзер җирле телевидение шкафында сакланачак. “МТВ” телеканалында яңа сезонда “Табылдыклар бюросы” тапшыруы старт ала. 
“Кама урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесе карамагында 54 мең гектар урманнар. Алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай муниңипаль районнары территориясендә урнашкан. 
Аш кашыгы хәзер Илнур Юнусов кулларында. “Мамадыш –ТВ” телеканалы алып баручысы Айгөл Әхмәтшина “Тәмле булачак” тапшыруы эстафетасын хезмәттәше Илнур Юнысовка тапшыра. 
Коттеджлар бистәсе сафка бастырылачак. Бүгенге көндә яр буен ныгыту эшләренең 50 % тан артыгы эшләнгән. Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов төзүче подрядчы оешмалар белән урында күчә утырыш үткәрде.
Республика күләмендә үткәрелүче “Игътибар, балалар!“ акциясенең чираттагы этабы төгәлләнде. 15нче августтан 15нче сентябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учрежденияләрендә белем алучылар белән очраштылар, файдалы һәм кызыклы чаралар үткәрделәр. 

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Урта Кирмән авылы фермеры үз эшен икенче икмәк игү юнәлешендә тапкан. Миллионнар кермәсә дә, тормышны алып барырга җитә, ди үзе.

�ләр. Әйтүләренчә, ел азагына кадәр бу эш төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, биредә төзелешне бер ел элек башладылар. Объектның заказчысы булып “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениясе тора.   

 

Бүгенге көндә яр буйларын ныгыту эшләре республиканың башкаласында һәм күп кенә районнарда алып барыла икән. Әмма хәзергесе вакытта иң күләмле объект дип, Мамадыштагысы санала. Яр буеның икенче чиратын ныгыту Нократ һәм Ушма елгалары кушылган җирдән башланып, түбән якка таба 1 километр 150 метр тирәсе дәвам итәчәк. Хәзергә тимер шпунтлар 700 метр озынлыктагы арада гына кагылган әле. Сентябрь ае урталарына бу эшне төгәлләргә ниятләгән булсалар да, графиктан тайпылыш шактый.

Төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Район башлыгы Анатолий Иванов объект урынында эшлекле сөйләшүне заказчы һәм генераль подрядчы оешмаларның вәкилләре, җаваплы затлар белән уздырды.

Объектның заказчысы булып “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениясе тора. Оешманың директоры Фоат Мөхәммәтшин әйтүенчә, Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту өчен 250 млн. сум акча бүленгән.

Яр буен ныгыту эшләрен “Камгэсэнергострой” җәмгыяте хезмәткәрләре башкара. Шпунтлар кагылып беткәннән соң, ярдан 6 метр эчкә кереп, 4 метр биеклектә дамба салыначак.

Бу объект стратегик әһәмияткә ия, дип исәпләнелә. Әлеге зонаны су басу куркынычы бетә, су транспорты туктый алачак. Планлаштырылган эшләрне ел азагына кадәр төгәлләү шарт. 

  

Анда Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту эшләре хакында сөйләштеләр.
“Авыл көндәлеге“ теге яки бу төбәктәге яшәешне, андагы проблемаларны чагылдыруны максат итәчәк. �кыра. Әлеге акциягә район кулланучылар җәмгыяте теләктәшлек күрсәтте.

 

100 шешә Мамадыш лимонады районның спиртлы эчемлекләр базарына каршы чыкты. Яшьләр парламенты вәкилләре аек акылны сайларга киңәш итә. Оешма активистлары шәһәр үзәгендә “Эчмәгез, яшьләр“ дип исемләнгән акция оештырды. Дөрес, алкогольле эчемлеккә алмашка алынган лимонад өчен түләргә туры килә. Әмма аның бәясе сыра яки аракыныкы белән чагыштырганда, берничә тапкырга түбәнрәк.

Үтеп йөрүчеләр үзенә балачак тәмен сеңдергән лимонадны 20 сумга сатып алдылар, шунда ук эчеп, буш шешәләрдән акция исемен язарга тырыштылар.

Чарада катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Аларның берсе дә җәмгыятьтәге сәламәтлек белән бәйле проблемаларга битараф түгел. Сүз уңаеннан, лимонадтан табиблар үзләре дә авыз иттеләр. мондый акциягә аларның фикере бары тик уңай.

Шәһәр мәктәпләренең “Җир әлифбасы“ дип исемләнгән тәҗрибә участокларында “кишер каракларын“ тотканнар. Билгеле булганча, әлеге уңышны педагогик коллективлар җәйге каникул чорында үз көчләре белән үстерә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International