Елга буенда эшлекле киңәшмә узды. Анда Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту эшләре хакында сөйләштеләр. Әйтүләренчә, ел азагына кадәр бу эш төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, биредә төзелешне бер ел элек башладылар. Объектның заказчысы булып “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениясе тора.
Бүгенге көндә яр буйларын ныгыту эшләре республиканың башкаласында һәм күп кенә районнарда алып барыла икән. Әмма хәзергесе вакытта иң күләмле объект дип, Мамадыштагысы санала. Яр буеның икенче чиратын ныгыту Нократ һәм Ушма елгалары кушылган җирдән башланып, түбән якка таба 1 километр 150 метр тирәсе дәвам итәчәк. Хәзергә тимер шпунтлар 700 метр озынлыктагы арада гына кагылган әле. Сентябрь ае урталарына бу эшне төгәлләргә ниятләгән булсалар да, графиктан тайпылыш шактый.
Төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Район башлыгы Анатолий Иванов объект урынында эшлекле сөйләшүне заказчы һәм генераль подрядчы оешмаларның вәкилләре, җаваплы затлар белән уздырды.
Объектның заказчысы булып “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениясе тора. Оешманың директоры Фоат Мөхәммәтшин әйтүенчә, Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту өчен 250 млн. сум акча бүленгән.
Яр буен ныгыту эшләрен “Камгэсэнергострой” җәмгыяте хезмәткәрләре башкара. Шпунтлар кагылып беткәннән соң, ярдан 6 метр эчкә кереп, 4 метр биеклектә дамба салыначак.
Бу объект стратегик әһәмияткә ия, дип исәпләнелә. Әлеге зонаны су басу куркынычы бетә, су транспорты туктый алачак. Планлаштырылган эшләрне ел азагына кадәр төгәлләү шарт.