Иртәгә безнең каналда өр-яңа тапшыру эфирга чыга.

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Иртәгә безнең каналда өр-яңа тапшыру эфирга чыга. “Авыл көндәлеге“ теге яки бу төбәктәге яшәешне, андагы проблемаларны чагылдыруны максат итәчәк. Шулай ук сезне авыл җирлекләрендәге эшмәкәрләр, фермерлар белән дә таныштырырбыз. Беренче сәяхәтебез Түбән Тәкәнеш якларына булды. Андагы төп күрсәткечләр белән җирлек башлыгы Рөстәм Хәмизуллин таныштыра.

� парламенты вәкилләре аек акылны сайларга киңәш итә. Оешма активистлары шәһәр үзәгендә “Эчмәгез, яшьләр“ дип исемләнгән акция оештырды. Дөрес, алкогольле эчемлеккә алмашка алынган лимонад өчен түләргә туры килә. Әмма аның бәясе сыра яки аракыныкы белән чагыштырганда, берничә тапкырга түбәнрәк.

 

Үтеп йөрүчеләр үзенә балачак тәмен сеңдергән лимонадны 20 сумга сатып алдылар, шунда ук эчеп, буш шешәләрдән акция исемен язарга тырыштылар.

Чарада катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Аларның берсе дә җәмгыятьтәге сәламәтлек белән бәйле проблемаларга битараф түгел. Сүз уңаеннан, лимонадтан табиблар үзләре дә авыз иттеләр. мондый акциягә аларның фикере бары тик уңай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International