“Игътибар, балалар!“

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Республика күләмендә үткәрелүче “Игътибар, балалар!“ акциясенең чираттагы этабы төгәлләнде. 15нче августтан 15нче сентябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учрежденияләрендә белем алучылар белән очраштылар, файдалы һәм кызыклы чаралар үткәрделәр. 
Узган атнада Мамадыш районы буенча ЮХИДИ пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ фонды филиалы җитәкчесе Лилия Никифорова шәһәрдәге икенче санлы лицей коллективына килделәр. Уку йортының актлар залында “Игътибар, балалар” республика акциясе кысаларында дәрес үтте. Кунаклар әлеге чара барышында укучыларның юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булуларын сорады, һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләрне атадылар. Караңгы вакытта урамда йөргәндә киемгә яктылык кайтара торган махсус җайланмалар беркетергә кирәклеген дә ассызыклыйлар. Шулай ук балалар креслосының, иминлек каешының мөһимлеге, велосипедта йөрү таләпләре хакында да сөйләде инспекторлар. Соңыннан укучыларга юл йөрү кагыйдәләре язылган газеталар, белешмәлекләр өләштеләр. Мондый чаралар яңа уку елы башлану уңаеннан башка мәктәпләрдә дә үткәрелгән.
“Игътибар, балалар” республика акциясенә Мамадыш политехник көллияте дә кушылды. Алар ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә шәһәр урамнарына чыктылар. Әлеге чара “Свежий ветер“ исеме астында үтә. Көллиятнең “Радуга добра“ волонтерлык хәрәкәте активистлары машина йөртүчеләрне руль артына бары тик аек хәлдә генә утырырга чакырдылар.
-Безнең максат шоферларны аеклыкка өндәү. Машина йөртүчеләр арасында исерек хәлдә руль артына утыручылар да еш очрый. Ә бу һәлакәтләргә төп сәбәп булып тора,- ди студент Алина Егорова.
Пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов әйтүенчә, статистика буенча һәр тәүлек саен төбәгебез юлларында уртача бер исерек шофер искәртелә икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International