“Тәмле булачак”

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Аш кашыгы хәзер Илнур Юнусов кулларында. “Мамадыш –ТВ” телеканалы алып баручысы Айгөл Әхмәтшина “Тәмле булачак” тапшыруы эстафетасын хезмәттәше Илнур Юнысовка тапшыра. Моңа кадәр уха, шашлык кына әзерли белсәм, “Тәмле булачак” тапшыруы белән рецептлар янчыгым тулыланыр, дип уйлыйм диде коллегабыз. Сүз уңаеннан, бүген, 17.20 сәгатьтә, “МТВ” телеканалы эфирына чыгачак “Тәмле булачак” тапшыруында “Кышкы чия” ансамбле җитәкчесе Гөлнур Васыйлова белән хуҗабикә буларак таныша алачаксыз. Гөлнур ханым яшелчәдән рагу рецепты һәм җәйге ялына бәйле булган эксклюзив хәтирәләре, “китекет” кына ашарга күнеккән песие белән таныштырачак. Карамый калмагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International