Коттеджлар бистәсе сафка бастырылачак.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
 Бүгенге көндә яр буен ныгыту эшләренең 50 % тан артыгы эшләнгән. Бүген Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов төзүче подрядчы оешмалар белән урында күчә утырыш үткәрде. Башкарылган эшнең сыйфаты, киләчәккә планнар, җәлеп ителәсе финанслар хакында фикер алыштылар. Кирәкле акчалар федераль программа буенча бүленә. Заказчик “Средволгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесенең су буенча җитәкчесе Фоат Мөхәммәтшин төзекләндерү мәйданы 1131 метр тәшкил итәчәк диде. 600 метрында эшләр башкарылган, калган 500 метырнда ай ярым эчендә эшләрне төгәлләү бурычы тора дип искәртте ул. Объектны проектлау–3,5 миллион сум. Яр буен ныгыту процессы 200 миллион сумга төшәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International