“Кама урманчылыгы“

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
“Кама урманчылыгы“ дәүләт казна учреждениесе карамагында 54 мең гектар урманнар. Алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай муниңипаль районнары территориясендә урнашкан. Учреждение 6 участок урманчылыгына бүленгән. Аларга 28 урман инспекторы хезмәт күрсәтә. Быел урманнарга 110 гектар яшь үсентеләр дә утыртканнар. Чистай районы территориясендә 22 гектар ерганаклар читләренә, тау битләренә дә утыртылган. Бу эшләрне “Кама урман хуҗалыгы “ дәүләт бюджет учреждениесе алып бара икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International