5-6 ноябрь көннәрендә Саба муниципаль районында Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында узган бадминтон буенча икенче группа уеннарында Мамадыш районы командасы икенче урында. Бердэ Сабалар, өченче урында Балтач районы командасы.
5 декабрь көнне Кече Кирмән мәдәният йортында «Кышкы моңнар” исемле әдәби-музыкаль кичә булды.
Дүсмәт авылы мәдәният йортында Акман авылы балалары көче белән әзерләнгән “Алтын алма” әкияте сәхнәгә куелды.
Татарстан синоптиклары 6 декабрь төнендә һәм көндез һава торышы шартлары начарлану турында кисәтә.
Түбән Ушмы авылында яшәүче Фәизова Өммөгөлсем Мөшәрләп кызына 04.12.2015 көнне 90 яшь тулды. Гөлсем апа иртә тол кала, 3 баланы аякка бастыра, бугенге көндә аларның берсе генә исән инде. Улы Хәсән тәрбиясендә яши.
Татарстан синоптиклары фаразы буенча, иртәгә республикада болытлы һава, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез - юеш кар. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан. Юлларда - бозлавык. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, талгын.
Казанның "Корстон" комплексында “Islamic Clohes Fashion” халыкара мөселман киеме фестивале узды. 7 нче тапкыр үткәрелгән фестивальдә мамадыш мөслимәләре дә катнашты.
Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә республика районнарыннан килгән 300гә якын башлангыч дини белем бирүче мөгаллим “Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту” темасына багышланган квалификация күтәрү курсларына җыелды.
Бүген Мамадыш мәдрәсәсендә имамнар җыелышының чираттагысы булып узды.Көн тәртибендә мәхәллә эшләренең үзәкләштерелгән системасы турында, Мәүлидкә әзерлек турында фикерләр алышу булды.
Уразбахты авыл Культура йортында өлкәннәр өчен “Иман нуры” исемле түгәрәк эшли. Аны авыл китапханәчесе Хәнгәрәева Әлфинур Хәбибрахмановна җитәкли.