Татарстанда карлы һәм болытлы һава торышы көтелә

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары фаразы буенча, иртәгә республикада болытлы һава, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез - юеш кар. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан. Юлларда - бозлавык. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, талгын.

Төнлә Татарстанда 5-10 градус, көндез - 1дән 6 градуска кадәр салкын. Төбәкнең көньяк-көнчыгышында - салкынрак, көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Иртәгә Казанда да аязучан болтылы һава. Төнлә 5-7 градус, көндез 1-4 градус салкын көтелә.

5 декабрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар, кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Термометр баганалары 7 градус салкынны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International