5 декабрь көнне Кече Кирмән мәдәният йортында «Кышкы моңнар” исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Программада Яр Чаллы каласыннан Татарстанның атказанган артисты легендар гармунчы Флёра Хөрмәтова ,бик күп китаплар авторы ,бүгенге көндә әсәрләре яратылып укучы шагыйрә Зифа Кадыйрова ,ирле –хатынлы талант ияләре якташларыбыз Гүзәлия һәм Рәфкат Хамиевлар,Түбән Кама шәһәрендә узешчән сәнгатьтә үзенең җыр-моңнары аша таныш якташыбыз Тахир Баһаутдинов һәм сәнгатькә гашыйк яшьләребез Гөлсу Фәрхетдинова,Фәридә Ибраһимова,Алсу Исрафилова,Айдар Ганиуллин,Ландыш Мингазова,Разил Салахов,Бөтенроссия ,республика конкурслары лауреаты “Сандугач”балалар халык уен- кораллары ансамбле чыгыш ясадылар. Кичә тәмамланганда тамашачыларыбызның бәйрәмгә карата уй-кичерешләре бик югары булды .
Кече Кирмән авылы мәдәният йортында хезмәт куючы мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп өйләренә таралыштылар.