Уразбахты авыл Культура йорты бинасы иске иде. Грант отып, аңа, 3 тышкы тимер ишек, 4 бүлмәара ишек куелды, фойеның идәненә кафель капиталь ремонт үткәрдек.
Уразбахты авл җирлегендә 1 мәчет эшләп килә. Анда өлкәннәребез җомга намазына җыела. Гасимов Шаяздан абый, Усманова Нурания апа мәчет тулы куәтенә эшләсен өчен бөтен көчләрен куялар.
Уразбахты фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры авыруларны авыл җирлегенең башкарма комитеты һәм Советы бинасында бер бүлмәсендә кабул итә иде. Быел авылда модульле ФАПка нигез салына.
Быел Уразбахты авыл җирлегендә 11 гаилә гаилә тормышының түгәрәк даталарын билгеләде.
29ноябрь-әниләр көне.Шушы бәйрәм уңаеннан 27 ноябрьдә Көмеш-Күл төп мәктәбендә эшләп килүче “яшь иҗатчы” түгәрәгенә йөрүчеләр Мәдәниятйортында Ш. Хөсәеновның “Әни килде”драмасын сәхнәләштерделәр.
1 декабрь көнне Кече Кирмән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда гомер кичерүче инвалидларга күчтәнәчләр өләштеләр ,концерт номерлары белән өйләрендә булдылар.
Дүсмәт мәдәният йортында 28 нче декабрь көнне “Керәшеннәр җырыу әйтә”исемле Бөтенроссия фестивиль-конкурсының зональ чыгышы үткәрелде.
Татарстанда 2015 ел уртасыннан башлап гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кече сөтчелек фермалары төзү программасы гамәлгә ашырыла.
Бүген Мамадыш мәдрәсәсенән Әниләр көне уңаеннан районыбыз мәхәлләләреннән дәү әниләр җыелды.