Түбән Ушмы авылында яшәүче Фәизова Өммөгөлсем Мөшәрләп кызына 04.12.2015 көнне 90 яшь тулды. Гөлсем апа иртә тол кала, 3 баланы аякка бастыра, бугенге көндә аларның берсе генә исән инде. Улы Хәсән тәрбиясендә яши. Гөлсем әби хәзер инде урын өстендә, начар ишетә, начар күрә .”Өем җылы, урыным йомшак, тәмле ашыйм, аллага шөкер,” - ди ул бүгенге көненә риза булып,
Юбилее уңаеннан юбиляр район җитәкчеләренең кайнар котлауларын кабул итте. Шулай ук Түбән Ушмы башкарма комитеты җитәкчесе Ганиев Раиль Мөхәммәтйосып улы да Гөлсем әбигә узенең изге теләкләрен, бүләкләрен тапшырды