Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә республика районнарыннан килгән 300гә якын башлангыч дини белем бирүче мөгаллим “Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту” темасына багышланган квалификация күтәрү курсларына җыелды.
Тәҗрибә уртаклашу һәм өстәмә гыйлем туплау ниятеннән оештырылган укуларда ТР МДН рәисе, мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батыр һәм ТР Президенты Аппараты вәкиле Айнур Солтанов катнашты.
Чара КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, Казан шәһәре казые Габдулла хәзрәт Әдһәмовның әһаңле итеп Коръән укуы белән ачылды һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламләүе белән дәвам итте. “Ислам асылын гыйлем аша гына төгәл, дөрес итеп җиткереп була. Барчабыз да яхшы аңлый, сыйфатлы дини белем мәхәлләне тәрбияли, үстерә, ныгыта. Шуңа күрә дә дини мәгариф системасы – Диния нәзарәтенең иң зур игътибар иткән өлкәсе.
Соңгы дистә еллар дәвамында, бернинди авырлыкларга карамастан, республикада бөрбөтен дини мәгариф системасы булдырылды. Дини мәгариф башлангыч белем бирүдән башлап, вузга кадәр дәвам итә. Быел исә дәүләт җитәкчеләре ярдәмендә Болгар ислам академиясен булдыру турында карар кабул иттек. Моны – дини мәгарифнең иң югары баскычы дип әйтә алабыз. Аллаһ боерса, ислам галимнәрен үзебездә – Татарстанда үстереп булачак”, - диде мөфти хәзрәтләре.
Форсаттан файдаланып Камил хәзрәт дини остазларга үзенең рәхмәтләрен дә ирештерде һәм саваплы эшләрендә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатьләрен, бәрәкәтләрен теләде.
Мөфти хәзрәтләре мөгаллимнәргә бүгенге дини вәзгыять турында да аңлатты һәм тынычлыкка, гыйлемсез кешеләргә иярүчеләрдән булмаска чакырды. Бу нисбәттән мөфти “Нүәйм ибн Хаммадның «Әл-Фитан» китабында Али ибн Абу Талибтан (аңар Аллаһының рәхмәте булсын) килгән хәдисне әйтте. Ул хәдистә болай диелгән: «Кара әләмнәр күрсәгез, хәрәкәтләнмәгез. Зәгыйфь кешеләр килер, аларга берәү дә әһәмият бирмәс. Аларның йөрәкләре тимер төсле каты булыр. Һәм аларның үзләре уйлап тапкан дәүләтләре булыр. Вәгъдәләрендә тормаслар, килешүләрне үтәмәсләр. Алар үзләрен хаклы дип әйтерләр, әмма дөреслектән ерак торырлар. Бер-берсенә шәһәр атамаларын кушамат итеп тагарлар. Чәчләре хатын-кызларныкы төсле озын булыр. Аннары бер-берсе белән талаша башларлар. Менә шул чакта Аллаһ, кемнәргә тели – шуларга хакыйкатьне юллар».
Чыгышының ахырында Камил хәзрәт балаларыбызга, яшьләребезгә хуҗа булып, дин һәм иман мәсьәләләрен дөрес итеп өйрәтергә өндәде. “Тикшермичә, аңламыйча теләсә нинди белемне кабул итмик. Сүземне исә шушы дога белән тәмамларга телим: “Әй, Раббым! Белемебезне, аңыбызны арттырып, безне салих колларыңнан әйлә!”.
Мөгаллимнәрнең укуы исламдагы фирка һәм төркемнәр, гакыйдә, фикх, сира, тәҗвид фәннәрен укыту мәсьәләләренә бәйле лекцияләрне утыңлау белән дәвам итте. Чакырылган лекторлар арасында: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Камил Вәлиуллин, Рамил Зарипов, КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, Казан шәһәре казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин, ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге Айдар Карибуллин, ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Очрашуда Мамадыш районыннан делегацияда катнашты