Бүген Мамадыш мәдрәсәсендә имамнар җыелышының чираттагысы булып узды.Көн тәртибендә мәхәллә эшләренең үзәкләштерелгән системасы турында, Мәүлидкә әзерлек турында фикерләр алышу булды. Игилга каршы кискен мөнәсәбәт белдерелде.Игилның ислам кыйммәтләреннән ерак торган җинаятчел юнәлеш булуы ассызыкланды.