Август аенда 03 телефонына 600 шалтырату килгән. Алар арасында баш, эч авырту, кан басымы күтәрелү һәм йөрәк авыруы аеруча еш очрыган. Үткән тәүлек эчендә генә дә Мамадышның ашыгыч ярдәм хезмәте 46 кешегә ярдәм күрсәткән.
Мамадыш “Ак калфак“ оешмасы мөслимәләр бүлекчәсе төркеме республикабызның төрле тарихи урыннарына сәяхәт кылалар.
2016 елның 18 сентябрендәге Бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләрен катнаш сайлаулар шартларында эшләү өчен актив әзерләү һәм укыту бара.
9 нчы август көнне Кече Кирмән авылында гомер итүче, күп еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән Кече Кирмән авыл җирлеге коллективы котлады, бүләкләрен тапшырдылар.
Кичә әлеге слетның ябылу тантанасы үтте. Чара күпсанлы кунаклар катнашында уза. ТР Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе рәисе Васыйл Шәйхразиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, “Лето“ республика үзәге директоры Раил Моратшин иң элек палаткалардан төзелгән “шәһәрчек“ белән таныштылар, биредә ял итүче балалар белән аралаштылар.
2016 елның 30 июль Халыкара дуслык көннен дә Мамадыш муниципаль районның ГХАТ бүлегендә берьюлы ике Салимовлар гаиләсе туган.
Агымдагы елда Мамадышта велосипед урлау очраклары теркәлгән. Май-июль айларында шәһәребездә якынча 7-10 мең сумлык 3 данә тәгәрмәчле юл транспорты урланган.
Мамадышта июль ае дәвамында ашыгыч ярдәм машинасын 800 тапкыр чакыртканнар.Алар арасында кан басымы күтәрелү, төрле авырлыктагы җәрәхәтләр һәм йөрәк авыртулары белән мөрәҗәгатьләр өстенлек итә.
Кырга, аланлыкка чыккач, рәхәтләнеп җырлыйсы килә бит инде. Түзеп тора алмадым, моңланып йөрдем. Кызык, сөтлебикәләр ашауларыннан туктап карап торалар.
Рухи сәламәтләндерү үзәге. Мәдрәсә каршында эшләүче җәйге балалар лагеры хәзер шулай аталачак.