Ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Сергей Митрофанов сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләре көненә якынча 40 чакыруга бара. Агымдагы елның 7 ае эчендә 03 телефонына 7 500 шалтырату килгән. Шуларның берничәсе юл һәлакәтләре буенча. Июльдә генә дә юл фаҗигасы сәбәпле, 5 чакыру теркәлгән. Аларның өчесендә кеше гомере өзелгән. Гыйнвардан алып, бүгенге көнгәчә Мамадыш юлларында 4 кеше вафат булган.
-Һәр елны да июль ае юл һәлакәтләре буенча рекорд куя. Моның ни өчен икәнен үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз. Елның беренче яртысында фаҗигагә очрап, бер кеше һәлак булса, хәзер исә алар дүрт, - диде Сергей Митрофанов.
Әдел Әхмәтҗанов