2016 елның 30 июль Халыкара дуслык көннен дә Мамадыш муниципаль районның ГХАТ бүлегендә берьюлы ике Салимовлар гаиләсе туган.
Үз мөнәсәбәтләрен теркәргә килгән беренче пар Мамадыш районының Урта Сөн егете Сәлимов Нәфис Минсур улы белән Казан шәһәре кызы Сәйфуллина Айзилә Фәрит кызы. Яшьләр бер-берләрен белеп һәм сынап, дүрт озак еллар очрашулардан соң гына кавышырга уйлыйлар.
Ә икенче пар Сәлимов Рәмис Зөлфәт улы белән Әхтямова Гөлчәчәк Фаиз кызы. Икесе дә Мамадыш районының Вахит авылынан, балачак дуслар, нибары 3 ай элек кенә араларында җылы хисләр туганын аңлап, үз мөнәсәбәтләрен теркәргә уйлаганнар.
Ике менә дигән парлар, әйтерсең алар –ике йолдыз һәм беркайчан да сүнмәс өчен кабынганнар. Киләчәктә бу матур парлар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барырлар, ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.