Мамадыш “Ак калфак“ оешмасы мөслимәләр бүлекчәсе төркеме республикабызның төрле тарихи урыннарына сәяхәт кылалар. Бу юлы алар Алабуга шәһәренә юл тоттылар. Биредә бөек рәссам Шишкин йортында, Шайтан шәһәрчегендә, тарихи-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгында булдылар. Күргәзмәләр залында танылган рус рәссамнарының картиналары белән таныштылар. Сәяхәттән алар онытылмас якты тәэсирләр алып кайттылар.
Фирая Мингалиева