ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елда Албай авыл җирлегендэ   үзарасалым   акчасына  авылларда  тубәндәге  чишмәләр төзекләндерелде, ял урыннары көйләнелде.

Агымдагы айның 27нче август көнендә Мамадыш футболчылары Чистайга юл тота. Биредә “Беренче лига“ кысаларында футбол уены планлаштырыла.

Республиканың зур булмаган районнарында 1990нчы еллардан бирле Ислам диненең асылына өйрәтүче учрежденияләр төзелеп килә. Бүгенге көн вәзгыятенә күз салсак, Татарстанда ике Ислам институты, 9 мәдрәсә һәм Болгарда төзелеп килүче академия барлыгын белергә мөмкин.

Агымдагы атнаның сишәмбесендә Мамадышка Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килгәне хакында хәбәр иткән идек. Ул ай саен республика районнарына гражданнарны кабул итәргә юл тота. Бу юлы Гүзәл Удачина маршрутында Мамадыш иде. 

Борынгы заман галимнәре балны озын-озак гомер кичерергә мөмкинлек бирүче һәм сәламәтлек ачкычы дип атаганнар. Бал элек-электән татар халкында киң кулланылган. Аның белән тәмле чәйләр дә эчкәннәр, мәтрүшкә, ромашка кебек файдалы үләннәр белән кушып, катнашмалар да ясаганнар. 


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Мамадышның “Туган төбәкне өйрәнү” музеенда шәһәр көненә әниләргә һәм билгеле якташларга багышланган зал ачылачак. 


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Узган атнаның шимбәсендә Мамадышта яшьләр көне узды. Бәйрәм Совет урамындагы үзәк мәйданда үтте. Дөрес, аңа кадәр Нократ яр буендагы мәйданчыкларда пляж волейболы һәм футбол оештырылган иде. Моннан тыш, 18:00 сәгатьтә “Республиканская ленточка” дип исемләнгән йөгерү марафоны да булды.

Мөхтәрәм мамадышлылар, төбәгебездә яшьләр көне үткәрелгәне хакында хәбәр иткән идек инде. Мәйдандагы бәйрәмнән тыш, Нократ яр буенда пляж волейболы һәм футбол узды. 

Агымдагы атнаның сишәмбе көнендә Мамадышка Татарстан Республикасының Бала хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килер дип көтелә.

    2016 елның 15 августында район планеркасында озак еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улын 60 еллык юбилее белән тәбрикләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International