Гөлсирин Абдуллина көтү көтә.

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

– Авылда әле мин, каникулда. Бүген менә сыер көтүенә чыктым. Малкайларны сөендерергә, җыр дәресләре бирергә булдым әле. Күрше апалар: “Бүген безнең сыерлар җырлый-җырлый кайтыр инде”, – дип озатып калдылар.

Кырга, аланлыкка чыккач, рәхәтләнеп җырлыйсы килә бит инде. Түзеп тора алмадым, моңланып йөрдем. Кызык, сөтлебикәләр ашауларыннан туктап карап торалар.

Авылда рәхәт. Бүген сыер көтүе, иртәгә печән, бакчада җиләк... Рәхәтләнеп эшлисең дә, арып-талып кереп ятасың, – ди Гөлсирин.

http://matbugat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International