9 нчы август көнне Кече Кирмән авылында гомер итүче, күп еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән Кече Кирмән авыл җирлеге коллективы котлады, бүләкләрен тапшырдылар.
Хамис Гаян улы тормыш иптәше Миннегөл апа белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә 4 оныкка яраткан әби-бабай булып, улларына, оныкларына яхшы киңәшләрен биреп Кече Кирмән авылында яшиләр