Аның көн кадагында – үзарасалым җыю мәсьәләсе. Безнең иҗат төркеме Түбән Сон һәм Сон җирлекләрендә булып, шушы юнәлештә башкарылган эшләр белән танышып кайтты.
16 нчы ноябрьдә - матур датада Мамадыш ГХАТ бүлегендә – Хасановлар гаиләсе барлыкка килде. 16нчы ноябрь 2016 ел – алар өчен икеләтә истәлекле көн булып калды, чөнки бу көн “Сабырлык” көне дә һәм язылышу көне.
Район ЮХИДИ инспекторлары сафы ишәйде. Моңа кадәр шәһәр буенча юл сагында алты гына кеше эшләсә, хәзер аларның саны унга тигез. Трасса взводында хезмәт куйган Радик Акмалов, Илсур Мөбәрәкшин, Илфар Ягудин һәм Алмаз Мөхәммәтҗанов та хәзер шәһәр юлларындагы иминлекне кайгыртачаклар.
Анда катнашкан ике көрәшчебезе призлы урыннар яуладылар. Римма Садыйкова 79 килограммнан югарырак юлчәү категориясендә төрекмән көрәше буенча икенче урынны яуласа, Энҗе Йосыпова 63 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
Сез әле һаман Дәүләт хезмәте порталында теркәлмәдегезме? Моны хәзер үк башкару мөмкинлеге бар!
Коллектив Мамадыш почтамты белән берлектә, район хакимияте бинасында район Советы депутатлары, җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары арасында “Нократ“ (“Вятка“) район газетасына яздыру оештырдылар.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Айнур Әгъләмов күптән түгел генә Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе делегациясе составында Германиядә булып кайтты.
һәр елның ноябренең өченче шибәмсе юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Шушы көннәрдә Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Красная Горка авыл җирлегендә булып кайтты. Белгечләр ялгыз яшәүче гражданнар, ведомствоара учетта торучы һәм авыр хәлдә калган гаиләләрнең йортында булды.