Мәгълүм булганча, 2013 елдан башлап, муниципаль берәмлекләрдә референдум уздырыла башлады. Аның көн кадагында – үзарасалым җыю мәсьәләсе. Безнең иҗат төркеме Түбән Сон һәм Сон җирлекләрендә булып, шушы юнәлештә башкарылган эшләр белән танышып кайтты. Түбән Сонда мәсәлән, быел халыктан 80 мең сум акча җыелган, ул хөкүмәттән 4 тапкыр артып кайтканнан соң, бу чараларны юллар төзүгә тотканнар. Колышчы авылының Пушкин урамында яшәүчеләр “Үзара салаым“ программасы эшләвенә сөенеп туя алмый.
Үзарасалым – җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә. Ә җирлек башлыгы исә авылдашлары каршында һәр тиенгә исәп тотарга тиеш. Салымның күләме биредә яшәүчеләрнең барысы өчен дә бер. Түбән Сон авылында бу акчаларга шулай ук юллар салынган. Эшләрне биредә “УсалиАХС“ җәмгыяте башкара.
2013 елдан Президент боерыгы белән халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти. Монда баш ватып, катлаулы математик гамәл чишеп утырырга да кирәкми. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән күбрәк артып кайта. Мәсәлән,
Сон җирлегенә керүче Югары Сон авылында узган елгы үзарасалым акчасына, башлыча, юллар салынган булса, быел су мәсьәләсен хәл иткәннәр. 900 метрдан артык линияләр сузылган, колонкалар куелган...
Киләсе елга да эшләр бик күп. Үзарасалымны дәүләт финансламаса, мондый күләмле эшләр башкарып булмый. Аның шул ягы отышлы да, – ди җирлек башлыгы.
Чыннан да, үзарасалымның тормышларны яхшы якка үзгәртүен танырга кирәк. Әнә Кече һәм Урта Сон авылларында быел 370 метр озынлыкта юлларны төзекләндергәннәр. Бу эшләрне шулай ук “УсалиАХС“ җәмгыяте башкарган.
Үзарасалым шушы җирлектә пропискада булган, 1нче төркем инвалидлардан тыш, 18 яше тулган һәр гражданга салына. Закон нигезендә, җирле референдумда кабул ителгән карар әлеге муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш. Хәбәр ителгәнчә, 20 ноябрьдә муниципаль берәмлекләрдә бердәм референдум көне узачак. Соңыннан «мин аны белмәдем, күрмәдем» дип йөргәнче, барыгызны да анда катнашырга, үз фикерегезне әйтергә һәм авыл киләчәге өчен битараф булмаска чакырабыз!