Мамадышта ЮХИДИ инспекторлары саны артты.

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Район ЮХИДИ инспекторлары сафы ишәйде. Моңа кадәр шәһәр буенча юл сагында алты гына кеше эшләсә, хәзер аларның саны унга тигез. Трасса взводында хезмәт куйган Радик Акмалов, Илсур Мөбәрәкшин, Илфар Ягудин һәм Алмаз Мөхәммәтҗанов та хәзер шәһәр юлларындагы иминлекне кайгыртачаклар. 
Район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Мөбәрәкшин сүзләренчә, трассаның 933 чакырымыннан алып автокалага кадәр булган арасы Яр Чаллы шәһәре юл-патруль хезмәтенең беренче ротасы карамагында булачак. Ә М-7 юлының Мамадыш районы территориясендә эшләгән инспекторлар шәһәр урамнарында кизү торачаклар. “Моннан 5 ел элек трассада 41, шәһәрдә 30 инспектор иде. Кадрларны кыскартудан соң, бөтен эш 4-5 хезмәткәргә йөкләнде. Коллективның тулылануына сөенеп бетә алмыйбыз. Тулы состав белән эшләве күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк“,-ди районыбызның баш инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International