Кунак та булдылар, тәҗрибә дә туплыйлар.

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Айнур Әгъләмов күптән түгел генә Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе делегациясе составында Германиядә булып кайтты. Ул әлеге берләшмәнең җирле бүлеген җитәкли. Аның сүзләренә караганда, биредә безнекеләр авыллар тормышы, фермер хуҗалыклары белән танышталар. Этталь авылы сырыннан авыз итәләр. Германиядә мөгезле эре терлекләр үрчетүдә заманча технологияләр кулланыла. Сыерлар роботлар ярдәмендә савыла, фермаларда биогаз җайланмалар урнаштырылган, калдыксыз производство киң үстерелгән. Татарстан делегациясе 40 команда катнашындагы “Мозгобойня“ уенында да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International