Бала пособиесенә электрон гариза

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Сез әле һаман Дәүләт хезмәте порталында теркәлмәдегезме? Моны хәзер үк башкару мөмкинлеге бар! Агымдагы елның 24нче октябреннән Дәүләт Порталында социаль хезмәт органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә баланың айлык пособиесенә гариза бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик өч адым ясарга кирәк:

1.Дәүләт порталында ЕСИА аша теркә- легез;

2.Балага пособие алу хезмәтен сайлагыз; 3.Гаризаны тутырыгыз. Электрон кыяфәттәге гаризаны кемнәр бирә алмый: (алар социаль яклау органнарына шәхсән үзләре килә): 16-18 яшькәчә балалары, урта һөнәри белем бирү оешмаларында (техникум, колледж), югары белем бирү учреждениеләрендә, яки Татарстан Республикасы чикләреннән тыш уку йортларында белем алсалар; гражданлык хәле турында актларны (бала туу, никахны теркәү) Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урыннарда теркәгәннәр; Барлык балалары да әтисе (әнисе)нең никахлашуы нигезен- дә тумаучылар һәм ялгыз ана булмаучылар; гариза бирүчеләрнең ышанычлылары; гариза бирүчеләрнең гаилә әгъзаларының керемнәре булып та, алар бу турыда РФ Пенсия фондына мәгълүмат бирмәгән булсалар. РФ Пенсия Фондында керемнең түбәндәге төрләре турында еш кына мәгълүмат булмый: 1.РФдә рәсми эшкә урнашмаган гражданнарның; 2.РФ Юстиция министрлыгының җинаятьтөзәтү колониясе органнары һәм учреждениеләре, эчке эшләр органнары, хәрби, таможня һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, алар исәбендәге пенсионерларның;

3.Ке-ремнәре турында декларация бирмәгән шәхси эшмәкәрләрнең; 4.РФ Хөкүмәтенең 2003нче елның 20нче августында кабул ителгән 512нче санлы карарында каралган башка төр керемнәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International