Күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәрендә билбауларда көрәш буенча – XIV, төркмән көрәше буенча III дөнья чемпионатлары узды.

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәрендә билбауларда көрәш буенча – XIV, төркмән көрәше буенча  III дөнья чемпионатлары узды. Анда катнашкан ике көрәшчебезе призлы урыннар яуладылар. Римма Садыйкова 79 килограммнан югарырак юлчәү категориясендә төрекмән көрәше буенча икенче урынны яуласа, Энҗе Йосыпова 63 килограммга кадәрге авырлыктагылар арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Спортчыларыбыз икесе дә тренер Илшат Шәйдуллин кулы астында шөгыльләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International