һәр елның ноябренең өченче шибәмсе юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

һәр елның ноябренең өченче шибәмсе юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә көн саен өч мең кешенең гомере өзелә, 100 мең чамасы кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Ел дәвамында юллардагы һәлакәтләр 1,3 мең кегшенең гомере өзелүгә, 50 миллион кешенең тән җәрәхәтләре алуына сәбәпче була икән. Шунысы игътибарга лаек, үлүчеләрнең күпчелеген 15-25 яшьлекләр тәшкил итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозалыврна караганда, 2020нче елга юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авырулардан үлүчеләрдән соң өченче урынга менәргә мөмкиннәр. Үлем-китемнәрне һәм зыян күрчеләрне 2013нче ел белән чагыштырганда киметү максатында, 2020нче елга чакдлы федераль максатчан программасы кабул ителгән иде. Аның кысаларында күп кенә чаралар күрелү нәтиҗәсез калмый. Бигрәк тә профилактика үзен сиздерә. ЮХИДИ хезмәткәрләренең мәгариф учреждениеләре, оешмалар белән эшләүләре эзсез югалмый. Безнең районны гына алыйк, 2013нче елда районыбыз территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 23 кеше һәлак була, 90нан артык кеше тән җәрәхәтләре ала. Узган елның ун аенда әлеге күрсәткечләр 13 һәм 80 кеше булса, быел алар тагын да кимрәк: сигез кешенеең гомере өзелә, 70ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Программа срогы тәмамланганчы, әлеге саннарның тагын да кимүенә ышанасы килә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International