ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"Татарча диктант "акциясе кысаларында берничә мең мамадышлы татар теле буенча белемнәрен тикшерергә планлаштыра. Ул 26 сентябрьдә булачак. Акциягә кушылырга теләүчеләр якындагы мәктәпкә килә яки телевизор каршында өйдә эшли ала.

25 сентябрьдә көндез һава температурасы +21 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Кояш эфирда: якындагы айда Кояш нурланышы аркасында телеэкраннарда киртәләр булырга мөмкин. 27.09.2020 -  20.10.2020 аралыгында вакыт интервалында Татарстан Республикасы территориясе өстендә күктә 11:37 дән 12:41 кадәр көзге интерференция - Кояшның радиодулкыннары телевизион сигналны бүлә ала торган күренеш башлана.

25 сентябрь көнне Мамадышта мөселман һәм православие зиратларында өмә узачак. Сезне читтә калмаска һәм территорияләрне җыештыруда катнашуыгызны сорыйбыз.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

⠀ Район башлыгы Анатолий Иванов кичә кич Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Никитович Мараткановның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты .

Республика территориясендә явым-төшемнәр ихтималы аз. 

Бүген шәһәр мәктәпләре укучылары һәм политехника көллияте студентлары терроризмга каршы квестта катнаштылар. Ул “Экстремизмга - ЮК! " айлыгы кысаларында узды. Чарада 6 команда катнашты.

Якындагы 5 елда Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районын янәдән Анатолий Иванов җитәкләячәк. Депутатлар корпусы бу карарны бертавыштан район Советының беренче утырышында кабул итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та район башлыгы вазифасына кандидатураны хуплады, Анатолий Ивановның эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатларын билгеләп үтте, аны тынгысыз, кирәкле карарларны вакытында кабул итүче дип атады.

25 сентябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Бердәм РОССИЯ» партиясе белән берлектә, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International