Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер җирләрдә томан төшәчәк.
Төнлә һава температурасы 0…+5 градус булачак. Урыны белән, аеруча республиканың көньягында һәм көнчыгышында –2 градус салкын булачак. Көндез 15-20 градус җылы булачак.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда атна уртасында әбиләр чуагы башланачак дип хәбәр иткән иде.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-09-2020/tatarstanda-20-graduska-kad-r-ylytachak-5773810