Мамадышлылар "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясендә катнашачак"

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

"Татарча диктант "акциясе кысаларында берничә мең мамадышлы татар теле буенча белемнәрен тикшерергә планлаштыра. Ул 26 сентябрьдә булачак. Акциягә кушылырга теләүчеләр якындагы мәктәпкә килә яки телевизор каршында өйдә эшли ала.

«Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә Сез дә катнашыгыз!

Моның өчен:

- Сайтка керегез https://www кdiktant.tatar һәм катнашучы бланкын йөкләп алыгыз. Аны бастырыгыз. Әгәр сездә мондый мөмкинлекләр юк икән, гади кәгазь битендә эшли аласыз.- 26 сентябрь көнне 11: 00 сәгатьтә телевизорны кабызыгыз, «ТНВ-Татарстан» яки «ТНВ-планета» телеканалларына көйләнегез һәм диктант языгыз.

- Әзер эшне Мамадыш районы мәгариф бүлегенә тапшырыгыз.

Элемтә өчен телефон: 89061222101-Миләүшә Равил кызы Сәлахова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International