ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 5-9 октябрьдә Өлкән буын гражданнарын социаль-хокукый мәсьәләләр буенча кабул итү атнасын уздыра.

Планлы ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле 28-30 сентябрь көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр энергиясе түбәндәге адреслар буенча булмаячак:

Планлы ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле 28-30 сентябрь көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр энергиясе түбәндәге адреслар буенча булмаячак:

7 октябрьдә 12: 00 сәгатьтә Казанда Өлкәннәр декадасына багышланган "Балкыш" ("Сияние") ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестивале лауреатларының гала-концерты була. Онлайн режимда мамадышлылар концертны Вконтакте аша Татарстан Республикасы: https://vk.com/nashtatarstan рәсми битендә карый алалар.

2 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында ZOOM платформасында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Мамадыш районында яшәүчеләр 3-14-73, 3-12-29 телефоннары буенча кабул итүгә языла алалар.

Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы комиссия белән берлектә, районның мәшгульлек үзәге белгечләре “Соры базар”ны тикшерү рейдларында катнашып, ел башыннан 170 тән артык очракны ачыкладылар.

Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне (World Rabies Day), яисә Бөтендөнья котыру авыруын контрольдә тоту буенча глобаль альянс (Global Alliance for Rabies Control) инициативасы белән гамәлгә куелды һәм 2007 елдан башлап ел саен 28 сентябрьдә күп кенә сәламәтлек саклау оешмалары ярдәмендә билгеләп үтелә. Бу көн әлеге авыруның таралу проблемасына, шулай ук аның нәтиҗәләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ә дата 1895 елда бу көнне Луи Пастер — танылган микробиолог, котыру авыруына каршы вакцина уйлап табучыларның берсе вафат булу сәбәпле сайланган.

2020 елның 25 сентябрендә сәгать 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Азин урамы буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Тәкәнеш авылындагы «Туган як» яңа спорт комплексы базасында ирекле көрәшне үстерү һәм популярлаштыру өчен әлеге мәйданчыкны куллану перспективалары буенча фикер алыштылар.

"Татарча диктант "акциясе кысаларында берничә мең мамадышлы татар теле буенча белемнәрен тикшерергә планлаштыра. Ул 26 сентябрьдә булачак. Акциягә кушылырга теләүчеләр якындагы мәктәпкә килә яки телевизор каршында өйдә эшли ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International