ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының «Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге» МКУ начальнигы урынбасары Эльмира Әхмәтова «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы ТР муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы белгече» номинациясендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсында җиңүче дип танылды. Агымдагы елның ноябрендә ул, сынау финалында яшьләр исеменнән чыгыш ясау өчен, Мәскәүгә юл тотачак. Бирегә Россиянең 85 төбәгеннән вәкилләр киләчәк. Республика экспертлары алдында Эльмира Әхмәтова муниципалитет территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру моделен һәм якындагы 3 елда аның үсеш перспективаларын уңышлы тәкъдир итте.

Сәүдә эшчәнлеген алып баручы оешмалар, җәмәгать туклануы объектлары, хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары өчен белешмәлек

Авыл хуҗалыгына кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Министрлыкның колл-үзәгендә консультация алырга мөмкин.

2020 елның 23 сентябрендә сәгать 09.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр «Северный» поселогында һәм Мамадыш шәһәренең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән, ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, муниципаль районыбыз башлыгы – район Советы рәисе Анатолий Петрович Иванов, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

Көндез яңгырлар булырга мөмкин. 

Район башлыгы Анатолий Иванов бүген  Светлана Байкиеваны «Ел укытучысы»конкурсының төбәк этабында җиңүе белән котлады. Үз һөнәре буенча иң яхшысы Мамадышта яши һәм эшли ! Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, җирле традиция буенча җиңүчене шәһәргә кергәндә үк чәчәкләр белән каршы алырга кирәк иде, әмма  моны билгеле сәбәпләр аркасында эшли алмадык.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. 

Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген түләүсез сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоконференция режимы форматындагы киңәшмә барышында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International