Мамадышта мөселман һәм православие зиратларында өмә узачак

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне Мамадышта мөселман һәм православие зиратларында өмә узачак. Сезне читтә калмаска һәм территорияләрне җыештыруда катнашуыгызны сорыйбыз.

Җыелу урыны: зиратка керү урыны 08.00 сәгатьтә.

Үзегез белән эш инвентаре алып килүегез сорала: чүп капчыклары, көрәкләр, тырма, сәнәк, балта, бензин белән эшләүче  пычкылар алып килсәгез яхшы булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International