Бүген шәһәр мәктәпләре укучылары һәм политехника көллияте студентлары терроризмга каршы квестта катнаштылар. Ул “Экстремизмга - ЮК! " айлыгы кысаларында узды. Чарада 6 команда катнашты. Квестта катнашучыларга түбәндәге сынаулар узарга кирәк иде: "Экстремизмга-юк!викторина сорауларына җавап бирергә, асфальтта рәсем ясарга, автомат җыярга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә. Барлык биремнәрне үтәү нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 4-нче номерлы мәктәбе командасы 1-нче урынны яулады, шәһәрнең 3-нче номерлы мәктәбе командасы 2-нче урынны һәм шәһәрнең 1-нче номерлы мәктәбе укучылары 3-нче урынны алды.
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм призлар алды.